Главная Наши работы ЧАЛЛЫДАГЫ ЮЛЛАРНЫ ХАТЫН-КЫЗЛАР ДА ТӨЗИ!

ЧАЛЛЫДАГЫ ЮЛЛАРНЫ ХАТЫН-КЫЗЛАР ДА ТӨЗИ!

Чаллы урамнарына тел-теш тидерерлек түгел. Алар елдан-ел матурая, төзекләнә. Агымдагы елда Шамил Усманов урамының 1,5 км озынлыктагы өлешендә дә капиталь ремонт үтте. Хәзерге вактытта Гостев урамында юл яңарту эшләре бара. Моннан тыш, «Автомобиль юллары предприятиесе» оешмасы эшчеләре ел башыннан бүгенге көнгә кадәр 21 мең квадрат метр мәйданда юл ямау эшләре дә башкарган.

Юл төзүчеләре арасында хатын-кызларны очрату – бик сирәк күренеш. Чөнки юлчылар дигәндә еш кына ир-ат һөнәре күз алдына килә. Ләкин бу бер дә алай түгел. Авыр эшне яратучылар арасында хатын-кызлар да бар.

«Автомобиль юллар предприятиясе» оешмасы прорабы Динар Идиатуллин әйтүенчә, бригадада унике кеше хезмәт куя. Шуларның икесе хатын-кыз.

Галина Тазова «Автомобиль юллары предприятиясе» оешмасында ундүрт ел хезмәт куя. Моңа кадәр ул ремонт-төзү идарәсендә буяучы булып эшләгән.

– Балачактан ук авыр хезмәткә күнеккән мин. Авылда торганда әнигә бозаулар караштым, утын ташыдым. Үземне белгәннән бирле физик эштә. Үз һөнәремне бик яратам, эшемне авыр дип санамыйм, – ди ул.

Тагын бер юл салучы ханым Наталья Прозукина исә «Автомобиль юллары предприятиесе» оешмасына өч ел элек килгән. 10 яшьлек кызы бар, ул аны берүзе генә үстерә, булышучылары юк.
Белеме буенча тегүче, уку йортын тәмамлагач, берникадәр вакыт үз һөнәре буенча да эшләп караган.

– Утырып эшләү минем өчен түгел ул. Физик көч таләп итә торган эшне яратам, – ди Наталья. – Балалар бакчасында да эшләп карадым, менә өч ел инде монда хезмәт куям. Биредә хезмәт хакы да яхшы, аны вакытында түлиләр.
Элек, Совет Социалистик республикалары союзы заманында, асфальт салу белән күпчелек хатын-кызлар гына шөгыльләнгән. Чөнки аларга яхшы хезмәт хакы түләгәннәр, бигрәк тә һава шартлары начар булганда. Шунлыктан, юлларның сыйфаты да әллә ни яхшы булмаган.

– Бүгенге көндә хатын-кызлар асфальт салу эшенә килмиләр. Элек эшләгәннәре пенсиягә киттеләр, яшьләр килергә ашыкмый. Асфальт салалар дигәч тә, гел хатын-кыз кулы белән генә эшләнми инде ул. КАМАЗ машинасы алып килгән 70-80 тонн асфальтны башта погрузчик бушата, – ди Динар Закирянович.
Аннан соң Галина белән Наталья 160 градус кайнарлыктагы асфальтны көрәк белән алып, тигез итеп юлга салалар, җитмәгән урыннарга өстәп чыгалар, бордюр кырыйларына аеруча игътибар итәләр.

– Почмаклар, юл борылышлары булган урыннарда кул хезмәте күбрәк таләп ителә. Нигездә, юлчылар көненә 15-20 тонн асфальт җәяләр. Бу хатын-кызлар белән эшләү бик рәхәт. Алар бик тырыш, хезмәт яратучан, үз бурычларын беләләр, сыйфатлы итеп башкаралар, – ди Динар Идиатуллин.

Әлеге һөнәрне зарарсыз дип әйтеп булмый: югары температурадагы асфальт, ачы газ исе, каты тавыш… Шуңа да карамастан, гүзәл затларыбыз эшләреннән канәгать: «Хезмәтебез зарарлы дип санамыйбыз, киресенчә, көне буе урамда, ачык һавада эшлибез, кояштан да, җилдән дә, яңгырдан да курыкмыйбыз», – ди алар.

Җәй көне юл төзү эшләре белән шөгыльләнсәләр, кышын Галина белән Наталья тукталышларда, җир асты кичүләрендә, тротуарларда кар чистарталар. «Һәрберсенең үз билгеләнгән территориясе бар, алар шуның өчен җавап бирәләр», – ди Динар Закирянович.

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *


+ 5 = двенадцать